Бөгелмә районы мөхтәсибәте тарафыннан балалар өчен җәйге мөселман лагерьларен оештыру күркәм бер традициягә әверелде. Быел беренче сменага 40 ка якын малай җыелды. Аларга ислам гыйлемнәре җиткерелде. Балалар кызыксынып Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) тормышы белән таныштылар, әдәпле булырга өйрәнделәр. Шулай ук балаларны туган җир, татар халкы тарихы белән таныштыру максатыннан экскурсияләр оештырылды.
Икенче сменага исә кыз балалар җыелды. Лагерьга йөргән балаларга бүләкләр бирелде.