Нурлатта яңа мәчет ачылды

01 февраль 2013 ел 11:40

Нурлат муниципаль районының Түбән Нурлат авылында яңа мәчет ачылды. Ул – районыбызда 41нче иман йорты, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы. 

Аны ачу тантанасында район башлыгы Наил Шарапов, Аксубай, Чирмешән районнары имамнары һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Түбән Нурлат микрорайонында урнашкан әлеге мәчетне шул җирдә туып үскән, хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташлары Рәмис Таҗиев төзеткән. Әтисе истәлегенә иман йортына Минсалих дип исем биргәннәр. Бүген бу җирлектә 3 мәчет исәпләнә. 
- Мәчет салу гына аз. Аны карап тоту, халыкны мәчеткә йөртү безнең бурыч, - диде район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов үз чыгышында.

“Татар-информ”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана