Бүген Казанның “Гаилә” мәчете мөселман лагерена йөрүче балалар юл хәрәкәте яшь инспекторларының интерактив дәресләрендә катнаштылар. Татарстан эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе махсус дәресләре “Әкият” курчак театры бинасында уздырыла.
Дистәләгән бала юл йөрү кагыйдәләре белән танышты. “Гаилә” мәчете лагерена йөрүче Бәхтияр Миңнуллинга бу дәрес бик ошаган. “Мин монда беренче мәртәбә, миңа бик ошады. Юл кагыйдәләрен белсәк, машина астына кермәбез. Чын машина йөртә алмыйм әле, ә без монда чынлап машина йөрткән кебек шөгыльләндек. Үзем машина алгач кирәге чыгар”, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Хәзерге вакытта мәчетнең көндезге лагерена 40 малай йөри. Малайлар сменасы ун көн дәвам итә. Ә үткән кызлар сменасына 60 бала йөргән булган. “Мөселман лагере ул күңел ачу чаралары гына түгел. Мәчетебезгә килгән бала динебез турында бик күп мәгълүмат ишетә, шәкертләр аларга ислам нигезләрен, намаз кагыйдәләрен өйрәтәләр. Ә бүгенге кебек чаралар белән без балалар күңелен дә күрергә, аларга файдалы ял оештырырга да тырышабыз”, -диде “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.