Татарстан мөфтие Ураза, Корбан бәйрәмнәре көннәрен һәм фитыр сәдакасен билгеләде

16 июнь 2014 ел 13:15

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады.

Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт)   Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә, Корбан бәйрәме – 4 октябрьгә.

Фитыр сәдакасе күләме - 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга  – 330 сум. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме – һәр көн өчен 150 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һөм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.  

 

***

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. 

Фитыр 

Рамазан аенда фитыр сәдакасе  билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана