«Дини тәкъвим – 2015» дөнья күрде

11 июнь 2014 ел 13:52
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән, тикшерелгән беренче календарь - «Дини тәкъвим – 2015» дөнья күрде. Календарьне “Хузур” нәшрият йорты туплады һәм нәшер иттте. Әлеге календарь һәр көнебез ислам кыйммәтләре белән нурланып торсын, көндәлек тормышта мөселманнарга бер ярдәмлек булсын дигән нияттән тупланды.
 
“Дини тәкъвим” Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вакыт хакында әйтелгән мөбарәк сүзләре белән ачыла: “Барча мөселманнарга вакытның тиз үтүен истә тоту, аны мәгънәле, дөрес итеп уздыру мөһим. Ислам дине вакытның кире кайтарып та, өстәп тә булмый торган бер аралык, үлчәм булуын искәртә. Көннәр, айлар, еллар үткәне сизелми дә диярлек, ә кыямәт көнендә исә безнең Җирдәге тормышыбыз, монда күргәннәребез бары бер мизгел булып тоелыр. Әгәр дә кеше вакытны Аллаһы Тәгаләнең бер кыйммәтле бүләге итеп кабул итсә, гомерен заяга үткәрмәсә, бу дөньяда да, ахирәттә дә уңышларга ирешүенә бер өмет булыр”. 
“Дини тәкъвим”дә шулай ук дини сорауларга Камил хәзрәтнең җаваплары урнаштырылган. 
 
***
 
«Дини тәкъвим – 2015»
 
Гамәлгә куючы: Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (420111 Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27).
Нәшир: “Хузур” нәшрият йорты (420111 Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 10в).
Әлеге календарьне һәм “Хузур” нәшриятында чыккан башка китапларны сатып алырга теләүчеләр түбәндәге телефоннарга шалтыратып мөрәҗәгать итә ала: +7 (843) 202-07-74, 8-965-596-55-37. 
Нәшрият сайты: huzur.ru
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана