"Мөхәммәдия"дә 20 нче чыгарылыш

11 июнь 2014 ел 13:18

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә 20нче мәртәбә чыгарылыш кичәсе уздырдылар. Мөселман дини белем алулары хакында 9 шәкерткә диплом тапшырылды.  Мәдрәсәне тәмамлаган яшь белгечләр: киләчәктә ислам нигезләре өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала. 

Диплом тапшыру тантанасында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шәкертләрне диплом алулары белән мөфти Камил хәзрәт исеменнән тәбрикләде. "Күп еллар дәвамында мөгаллимнәр сезгә үз гыйлемнәрен бирделәр, хәзер сез ул гыйлемнәрне башкаларга җиткеррегә тиеш. Гыйлем алу җиңел түгел, ә аны башкаларга   тарату тагын да авыррак", - диде Рөстәм хәзрәт. 

Шәкертләрне шулай ук мәдрәсә җитәкчесе Наил хәзрәт Яруллин, нәзарәтнең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов һәм мәдрәсә мөгаллимнәре сәламләде. 

"Үзегезне укыткан мөгаллимнәрне онытмагыз. Алар белән күрешеп, хәл белешеп торыгыз. Әти-әниләрегезне истә тоткан кебек үк мөгаллимнәр хакында да онытмагыз. Ә мәдрәсә дипломы сезгә Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылыкны тагын да арттыра", - диде Наил хәзрәт. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана