Кукмара Үзәк мәчетендә инде күркәм гадәткә әверелгән чираттагы “Мөселманнар җыены” үткәрелде. Һәр айның беренче пәнҗешәмбе кичендә үткәрелүче әлеге чарада төрле дин әһелләре чыгыш ясый. Июнь җыенына “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов чакырылды. Хәзрәт “Бәрәкәт” темасына багышланган бик үтемле, мәгънәле вәгазь сөйләде – бәрәкәткә ия булу ысуллары белән таныштырды.
Район җирлегендә җәй эш-мәшәкать чоры булуга карамастан, мөселманнар җыенына килүчеләр шактый күп булды. Ни дисәң дә, ихласлы мөселманнар тән ризыгын гына түгел, җан азыгын эзләүне дә һәрдаим кайгырта, иманны ныгыту өчен барча мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырыша.
Вәгазь кичәсе ахырында җыенның алып баручысы Ришат Курамшин Алмаз хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый очрашулар дәвамлы булуын теләп калды. Бик җылы, җанлы әңгәмә рәвешендә үткән вәгазь барлык тыңлаучыларның да күңеленә хуш килгәндер.