Казанда ислам китап күргәзмәсе оештырыла

09 июнь 2014 ел 09:35
12-14 июнь көннәрендә Казан мөхтәсибәте һәм Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете VIII Бөтенроссия Казан ислам китап күргәзмәсен оештыра. Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 12 июньдә көндезге сәгать 10га билгеләнгән.

Анда илнең төрле төбәкләрендә әдәп-әхлак, ислам дине тәгълиматлары, пәйгамбәрләр тарихы, гомумән, дини эчтәлектәге китаплары белән берничә дистә басмаханә һәм китап сәүдә йортлары катнаша. Күргәзмә Әл-Мәрҗани мәчете янында корылган 400 кешелек чатырда узачак. Мәчет имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәев сүзләренә караганда, ислам китап күргәзмәсендә бары тик тиешле органнар тарафыннан расланган, тикшерү үткән, Әбү-Хәнифә мәзһәбенә туры килгән басмалар гына урын алачак.

“Безнең мәчеттә һәм Казан мәхтәсибәтендә мондый чара инде бер матур традициягә әйләнде һәм аның оештырылуын республикада гына түгел, ил күләмендә дә көтеп алалар, кызыксыналар. Күргәзмәгә керү ирекле, ә инде үзләренең басмаларын киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга теләгән нәшриятлар һәм китап сәүдә йортлары Әл-Мәрҗани мәчетенә алдан хәбәр бирергә тиешләр. Күргәзмәдә катнашырга теләүчегә 8-92-72-49-56-32 телефоны аша җавап бирәчәкмен һәм алар белән әңгәмә корачакмын”, - дип ышандыра Рамил хәзрәт.

Бу хакта мәчетнең marjani-mechet.ru сайты хәбәр итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана