Нәзарәттә Төркия хәйрия фонды вәкилләре булып китте

06 июнь 2014 ел 09:27

5 июньдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең İhlas Holding оешмасының «İhlas vakfi» хәйрия фонды делегациясен кабул итте. Ногман Айдоган җитәкчелегендә килгән Төркия вәкилләрен нәзарәтнең нәшрият эшчәнлеге һәм интернет проектлары кызыксындырды. Камил хәзрәт кунакларга "Хузур" нәшрият йорты хакында сөйләде, "Азан" радиосы һәм "Хузур ТВ" белән таныштырды.  

Мөфти нәшрият эшчәнлеге татар халкының рухи мирасын торгызуга һәм хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләрен халыкка җиткерүгә корылган булуы хакында әйтте. Шулай ук ул татарларның исламга килүләре һәм бүгенге өммәтебезгә хас күренешләр турында сөйләде. 

Төркиядән килгән кунаклар очрашу ахырында үзара хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр. Алар татар халкы мәдәнияте, башкаласы белән танышуларына  бик шат. 

İhlas Holding - Төркиянең эре медиахолдингы санала. Массакүләм мәгълүмат чаралары, маркетинг, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Әлеге оешма  "Ихлас" бренды белән чыга торган продукцияне тарата торган  дистрибьюторлык челтәрен булдырган.  

 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана