Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Куба Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Очрашу вакытында Камил хәзрәт чит ил кунакларына республикадагы динара мөнәсәбәтләр хакында сөйләде. "Безгә күпләр динара татулыкны өйрәнергә килә. Казанда төрле милләт вәкилләре үзара тату яши, мәчетләр һәм чиркәүләр рәттән тора. Бу күренеш республиканың визит карточкасына әйләнде, без моның белән горурланабыз. Татарстан җитәкчелегенең зирәк сәясәте ярдәмендә бу юнәлештә күп эшләр башкарылды", - диде мөфти. Шулай ук ул республикада алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләде.
Үз чиратында Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа мөфтигә җылы кабул итүе өчен рәхмәтен белдерде. Ул Татарстан белән Куба арасында төрле юнәлешләрдә элемтәләр булдыруга өмет белдерде.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка тарихи Коръән нөсхәсен бүләк итте.