Казанга мөслимәләр корылтайга җыелды

04 июнь 2014 ел 12:49

4 июньдә "Казан"  милли мәдәни үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык  мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республикабызның актив мөслимәләре катнашты. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарага җыелган мөслимәләрне сәламләп:  “Пәйгамбәребез (сгв) безгә үзенең бер хәдисендә әйткән: “Дин нәсыйхәттән гыйбарәт”.  Ә күркәм нәсыйхәтне иң башта кемнәр җиткерә? Әлбәттә, күпне күргән әбиләр, әниләр,  аннары дини сабаклар бирә торган абыстайлар. Аллаһы Тәгалә өммәтебезгә кылган яхшылыкларыгыз өчен һидаять нуры, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш бирсенКоръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Бергәләп өммәтебез өчен тырышырга, эшләргә насыйп итсен!”- дигән теләкләрен җиткерде.

Корылтай кысаларында үсеп килүче буынга традицион рухи кыйммәтләрне җиткерү чараларына, җәмгыятебездә мөслимәләр тарыган проблемаларны чишү юлларына кагылышлы тәкъдимнәр, массакүләм мәгълүмат чараларында балаларны тәрбияләүгә, мөслимәләргә багышланган телетапшырулар ачу кирәклеге хакындагы фикерләр яңгырады.

Мөслимәләргә үзләренең үгет-нәсихәтләрен  Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башка хәзрәтләр җиткерде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана