“Дин вә мәгыйшәт”нең май санын укыдыгызмы?

02 июнь 2014 ел 15:20

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган “Дин вә мәгыйшәт” газетасының май саны дөнья күрде. 21 май – республикабызда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 нче елда Ислам динен рәсми кабул иткән көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан “Дин вә мәгыйшәт” газетасының май саны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның республика мөселманнарына котлау мөрәҗәгате белән ачыла. Котлауда: “Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бабаларыбыз Ислам юлын бу вакыттан күпкә иртәрәк чорда сайлаган. Бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән тарихи чыганаклар шул хакта сөйли. Бүген без, Аллага шөкер, бабаларыбыз сайлаган ислам юлын дәвам итүчеләрдән. Исламның күркәмлеген бабаларыбыз кебек үк аңларга, рухи мирасыбыз хикмәтенә төшенергә һәм аны үзебездән соң килгән буынга җиткерер өчен тырышабыз”, - дигән юллар бар.
        Борынгы болгарларга ислам динен алып килгән Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өч сәхабәсе турындагы борынгы риваять татар дөньясында күптән бәхәсләр тудырып килә. Берәүләр аны - уйдырма дип, ә икенчеләре тарихи факт дип атый. Болгар шәһәренең изге урыннарын торгызу һәм анда борынгы риваятьләр мотивлары буенча истәлекле монумент кую уңаеннан да төрле фикерләр булды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров “Өч сәхабә турындагы риваятьтә татар халкының мәдәни коды яшерелгән” дигән язмасында бәхәсләрне кире кагарлык саллы дәлилләр китерә.
        Май азагында мәчет каршындагы курсларга йөрүчеләр уку елын тәмамлады. Мәдрәсә, югары уку йортларын тәмамлаучы шәкертләр исә кулларына диплом алу бәхетенә иреште. Мөфти хәзрәт Камил Сәмигуллинның “Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер” дигән язмасы әнә шул шәкертләребезгә, картаймыш көннәрендә гыйлем алыйм дип мәчет курсларына килгән өлкән яшьтәгеләргә, гомумән, барчабызга да адреслана. “Белем алу – бары тик мәктәп партасы, кырыс укытучы һәм камчы белән укыту, дип тә уйларга кирәкми. Белемне без уку йортларында гына алмыйбыз. Мәчеттәге вәгазьләрдән, мөселман кардәшләребез, мөселман илләреннән килгән кунаклар белән аралашулардан да белемгә байыйбыз. Белем алу - авырлык түгел. Аллаһның безгә биргән олуг нигъмәте ул. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте”, - ди хәзрәт үзенең язмасында һәм, фикерен куәтләп, Изге Коръәннән аятьләр, хәдисләр китерә.
        Газета “Хәзрәт сүзе” дигән сәхифәсендә мохтәрәм хәзрәтләребезнең динебез, яшәешебездәге төрле сорауларга кагылышлы фикерле язмаларын урнаштыруны дәвам итә. Бу юлы “Арагызда сәлам таратыгыз” дигән мәкаләсендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин мөселманнарның бер-берсе белән очрашып сәлам бирешү әдәпләре мәсьәләсенә туктала”.
        Казанның Гаилә мәчете әле күптән түгел генә ачылуына карамастан, мөселман җәмәгатьчелегендә инде абруйлы урынын тапты, дисәк һич арттыру булмас. “Дин вә мәгыйшәт” газетасы укучыларга әлеге мәхәлләдә узган “Гыйдлем бәйрәме”нән репортаж тәкъдим итә һәм Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның мәхәллә тормышына кагылышлы уй-фикерләре, алга куйган максатлары белән таныштыра.
        Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге “Мөселман ышаныч телефоны”н эшләтеп җибәрде. (843) 202-4-202 номерын җыеп, шәригать буенча экспертка, мөселман психологы һәм юристка үзеңне борчыган сорауны бирергә мөмкин. “Мөселман ышаныч телефоны”на халык күбесенчә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә? Татарстанның баш казые ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИН әнә шул сорауга җавап бирә, ислам диненә мөнәсәбәт, рухи үсеш турындагы уй-фикерләре белән дә уртаклаша. 
        Май ае мөселман дөньясын шаулаткан вакыйгаларга бай булды. Шуларны яктырту максатыннан, газета VIII Халыкара “Максат” фестиваленнән һәм Халыкара мөселман киемнәре фестиваленнән фоторепортажлар тәкъдим итә. Шулай ук газета сәхифәләрендә динебезгә, яшәешебезгә кагылышлы бик күп сорауларга җаваплар, укучыларыбыздан килгән хатлар, “Таян Аллага!” конкурста иң яхшы дип табылган әсәрләрдән өзекләр, “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар белән танышырга мөмкин.
        Хөрмәтле укучылар! “Дин вә мәгыйшәт” алга таба да сезнең өчен файдалы һәм кызыклы газета булып калырга тели. Тәкъдим-теләкләрегезне көтеп калабыз. 

"Дин вә мәгыйшәт" 10 мең данә тираж белән, 16 битлек булып айга бер тапкыр басыла. 

Татарстанның һәр почта бүлегендә язылырга мөмкин. 

Язылу индексы: 16046.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана