Россия имамнары Казанга җыела

02 июнь 2014 ел 13:39

Казанда 13 июньдә  “Милли тормыш һәм дин” дип аталган V татар дин әһелләре җыены үткәрелә. Чарада дин әһеллләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм рәсми кунаклар, җәмгысе  900гә якын кеше чакырылган. Җыенны  Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Президенты каршында дин эшләре идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы оештыра.

Узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар дин әһелләре   “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен кабул иткәннәр иде. Быел әлеге документта күрсәтелгән ниятләрне тормышка ашыру чараларын барлау, тикшерү һәм билгеләү бурычы тора.   

14 июньдә форумга килгәннәр Изге Болгар җыенында катнашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана