"Гаилә" мәчете мәхәлләсе Балаларны яклау көненә багышлап уздырган бәйрәм Коръәннән алынган шушы олуг сүзләр белән ачылды. Әлеге сүзләр мәчеттә уздырыла торган һәрбер чараның шигаре булып тора, чөнки балаларыбызны иманлы, әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләү, аларның бәхетле киләчәген кайгырту мәхәллә эшчәнлегенең үзәгенә куелган.
“Күңелле балачак” дип исемләнгән бәйрәм дә, гадәттәгечә, Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы, дүрт бала әтисе Рөстәм Хәйруллин бала тәрбиясенә багышланган вәгазь сөйләде. “Без балаларыбызга Аллаһы Тәгалә турында сөйләмәсәк, Аның каршында балаларыбыз турында хисап тотарга туры киләчәк. Балам иманлы, әдәп-әхлаклы, тәрбияле булып үссен дисәк, үзебездә мәчет ишекләрен атлап керергә көч табыйк. Балалар безнең үрнәктә тәрбияләнә. Ни ашау-эчүебез, нәрсә турында сөйләшүебез, мәчеткә йөрү-йөрмәвебез – болар барысы да тәрбия чарасы”, - дип сөйләгәннән соң хәзрәт шушы эссе көндә бәйрәмгә дип җыелып килгән халыкка рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
Чынлыкта халыкны көннең кызулыгы һич тә куркытмады. Мәчет ишегалдына берничә йөз кеше җыелган иде. Күпләре бөтен гаиләләре белән килгәннәр. Өлкәннән Россия исам институты шәкертләре Абдулвәлид белән Сәидҗамал башкаруында матур көйле нәшидлар тыңлап хозурланды. Ә балалар шарлар белән бизәлгән берничә мәйданчыкта бәйге-конкурсларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты. Таяк тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп узышу, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек уеннар сабантуй мәйданын хәтерләтте. Таҗик кардәшләр пешереп килгән олы бер казан пылау бөтен кешегә дә җитте, кыз-кыркын, бала-чага татлы “мамык”, шоколад фонтанында “коенган” җиләк-җимеш дисертыннан авыз итәргә чиратка тезелде.
Имам-хатыйбның дәгъвәт буенча ярдәмчесе Гөлназ Галиева җитәкчелегендә оештырылган һәм алып барылган әлеге бәйрәм мәхәллә халкы күңеленә бик тә хуш килде. Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин ышандыруынча, мондый бәйрәмнәр "Гаилә"дә даими үткәрелеп торачак. Ә балаларны алда төрле кызыклы чаралар, мавыктыргыч очрашулар көтә, чөнки мәчет каршында җәйге лагерь үзенең эшен башлап җибәрде.
Нәүбәхәр Кәбирова