Чаллының “Мирас” мөселман мәктәбе менә инде унынчы ел уку елы төгәлләнүне “Сабак туе” бәйрәме белән билгеләп үтә, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән. Һәр елны мөселманча киенгән балалар һәм аларның ата-аналары “Нур-Ихлас” мәчетенең иркен ишек алдына җыелалар. Биредә яшел чирәм өстендә мәктәпнең иң яхшы укучыларына сертификатлар, дипломнар, Мактау грамоталары тапшырыла. Тантаналы өлештән соң уеннар оештырыла. Бәйрәм мәҗлес белән төгәлләнә: балалар тәмле пылау белән сыйланалар.
Быелгы 29 майда узган бәйрәмгә 120 бала җыелды. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов бәйрәмне ачып, балаларны чираттагы уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, аларга дини һәм дөньяви гыйлемнәрне үзләштерүдә зур уңышлар теләде, җәмгыять өчен файдалы кешеләр булып үсәргә чакырды. Аннан соң уку алдынгыларын, җәмәгать активистларын, халыкара, Рәсәй, Татарстан күләмендә төрле фәннәр буенча узган олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү булды. Мәктәп директоры Римма ханым Исхакова быелгы уку елы хакында болай дип белдерде: “Мәктәбебездә 180 бала белем ала. Шуларның 65% фәкать 5ле һәм 4ле билгеләренә генә өлгерә. Елдан-ел укучыларыбыз саны арта баруы сөенечле күренеш. 1, 2, 3, 4, 5 һәм 9нчы класслар тулысынча мөселман балаларыннан гына торалар. 6, 7, 8, 10, 11 классларда 5шәр, 6шар мөселман баласы укый. Быел 15 бала 9 классны, 8 бала 11 классны тәмамлый. 11 сыйныфны тәмамлаучыларның күпчелеге дини уку йортларында гыйлем алуны дәвам итәргә теләк белдерделәр. Югары уку йортларына керергә теләүчеләр дә бар. 9 сыйныфны тәмамлаучыларның төп өлеше училищеларга, техникумнарга китәбез дип торалар. Кайберләре 10 сыйныфка кала. Әле аларның алда имтиханнары. Имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.”