Татарстан мөфтие Комида

29 май 2014 ел 13:28

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми республикасы, Сыктывкар шәһәрендә үткәрелүче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнаша. "Ватанпарвәрлек. Ватанга мәхәббәт - иманның бер өлеше. Дәүләт, җәмгыять, шәхес бердәмлеге" дип аталган чарада Татарстан, Коми, Чечня, Башкортстан, Дагыстан, Беларуссия дин әһелләре катнаша. Чара Коми  милли сәясәт министрлыгы һәм республика диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

Конференция мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Изге Коръәнне укуы белән башланып китте.  Аннары пленар утырыш үткәрелде. Камил хәзрәт "Ватанпәрварлек һәм рухи кыйммәтләр бүгенге заман җәмгыяте нигезе" дип аталган темага чыгыш ясады. 

Шулай ук мөфти хәзрәтләре Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязовка, дини эшчәнлек алып баруына 25 ел тулу уңаеннан, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Сезнең чирек гасыр дәвамында  динебезгә хезмәт итүегез, дәгъват һәм мәгърифәтчелек эшен алып баруыгыз зур хөрмәт уята. Ислам үсеше һәм милләтара тынычлыкны, милләтебезнең һәм мөселман өммәтенең традицион ислам кыйммәтләрен саклауга зур өлеш кертеп киләсез. Сез өммәтебезнең  күпләрне җәлеп иткән зирәк һәм ачык йөзле, олы күңелле дин әһеле. Халыкка хезмәт итүегезне һәм кешеләргә гаделлек, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен ирештерүегезне Раббыбыз кабуллардан кылсын", - дип теләде Камил хәзрәт һәм Татарстан мөселманнары исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана