Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкатдәс Бибарсов белән очрашты. Дин әһелләре ике мөселман оешмасы арасындагы багланышлар, мөселманнар өммәтендәге вакыйгалар, хәлләр турында фикер аыштылар.
Татарстан мөфтие мөхтәрәм кунакка соңгы елларда нәзарәт тарафыннан төрле өлкәләрдә алып барылган эшләр турында сөйләде, яңа проектлар белән таныштырды.