"Гаилә" мәчетендә "Күңелле балачак" бәйрәме

27 май 2014 ел 13:30

1 июньдә ТР МДН Казанның "Гаилә" мәчетендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Күңелле балачак" дип аталган бәйрәм уздыра. Бу көнне балалар өчен махсус күңел ачу чаралары, уеннар оештырыла, табын әзерләнә. Бәйрәмгә  һәр бала әти-әнисе белән бергәләп килә ала.

Шушы бәйрәм белән мәчеттә балалар лагерын ачып җибәрү дә көтелә. "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенә караганда, 1-10 июнь көннәрендә бирегә кыз балалар йөрер дип көтелә. Аннары шундый ук лагерь малайлар өчен оештырыла. "Балалар безнең киләчәгебез, дип әйтергә яратабыз. Шулай булгач, киләчәгебезне бүгеннән үк кайгыртыйк. Мәчет тормышы белән таныштырып, монда оештырылган төрле чараларда катнаштырып балалар күңелен күрик, аларга бәләкәйдән үк рухи кыйммәтләрне җиткерик. Шул нияттән лагерьлар да, төрле бәйрәм чаралары да оештырабыз, рәхим итеп килегез. Шулай ук мәчеттә һәр сишәмбе көнне кичке җидедә "Гаилә дәресләре" алып барыла", - диде мөфти урынбасары. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана