«Фәнис» мәдрәсәсенә укырга кил

27 май 2014 ел 12:48

"Фәнис" мәдрәсәсендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә 7 ел дәвамында дини һәм дөньяви гыйлемне берләштергән мәдрәсә хакында сөйләделәр. Кунакларны мәдрәсә җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Хәзрәт мәдрәсә уңышлары, эшчәнлеге һәм биредә укытыла торган дәресләр хакында җиткерде.

 Ахырдан мәдрәсәнең югары курслары шәкертләре Коръән аятьләрен укыдылар. Моннан тыш чарага җыелганнар мәдрәсә җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

"Фәнис" мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына  шәкертләрне шәригать факультетына читтән торып һәм көндезге бүлекләрдә укырга чакыра. 

"Фәнис" мәдрәсәсе адресы -  Ютазы районы, Урыссу авылы, Пушкин урамы, 24 нче йорт.

Элемтәләр өчен телефон - (85593) 2-69-07; 2-68-53

Директоры – Марат хәзрәт Мәрданшин.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана