24 майда Казанның "Ярдәм" мәчете тирәсендәге җирлекне җыештыру максатыннан өмә уздырылды. Өмәдә 100гә якын кеше катнашты алар арасында. "Ярдәм" мөселман уку-укыту һәм тернәкләндерү үзәге шәкертләре - күзләре начар күрүчеләр, тернәкләндерү үтүче наркоманнар, ТР МДНнең яшьләр бүлеге волонтерлары һәм башкалар бар иде.
Өмә ТР МДН һәм Киров, Мәскәү районнары админстрациясе булышлыгында узды.
"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, ТР МДНнең социаль проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов мөселман волонтерлары шәһәрне җыештыруга һәм яшелләндерүгә үз өлешләрен кертергә тиеш дип саный. Мөселман волонтерлары эшчәнлегенең бер юнәлеше экология белән бәйле. " Инвалидлар исә физик яктан үзләрен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел, шуңа күрә аларны да өмәгә чакырдык. Алар җәмгыятьтән аерылган кешеләр түгел",- диде Илдар хәзрәт.