"Мөселман ышаныч телефоны"на шалтыратучыларны шәригать һәм юридик сораулар кызыксындыра

21 май 2014 ел 10:12

Россия мөселман яшьләре берлеге  оештырган “Мөселман ышаныч телефоны”на шалтыратучылар саны 2000нән артты. Мәгълүм булганча, 4 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм  Россия мөселман яшьләре берлеге  “Мөселман ышаныч телефоны» дип аталган яңа проект эшләтеп җибәрде. (843) 202-4-202 телефон  номерын җыеп, белгечләргә исламга кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин. Шулай ук шалтыратучыларга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү каралган. 

“Мөселман ышаныч телефоны” юристы Артур Фәтхетдинов сүзләренә караганда, сорауларның күбесе шәригать мәсьәләләренә һәм юридик проблемаларга кагыла. Бик күпләр дәүләт хезмәтләренә бәйле проблемаларга зарланалар, гражданнарның хокукый килешүләренә кагылышлы документлар буенча киңәшләр сорыйлар. Ә шәригать мәсьәләләреннән гыйбадәт кылуга бәйле сораулар еш яңгырый.

“Мөселман ышаныч телефоны” эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән  “2014 елны дини традицияләрне торгызу елы” кысаларында тормышка ашырыла.

Әлеге проектның максаты - социаль киеренкелекне киметү, халыкка исламга кагылышлы дөрес мәгълүмат җиткерү, традицион дини кыйммәтләрне пропагандалау. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана