Мөселман ышаныч телефоны - 202-4-202

15 апрель 2014 ел 14:36

Мәгълүм булганча, 4 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм  Россия мөселман яшьләре берлеге  “Мөселман ышаныч телефоны» дип аталган яңа проект эшләтеп җибәрде. (843) 202-4-202 телефон  номерын җыеп, белгечләргә исламга кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин. Шулай ук шалтыратучыларга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү каралган. 

"Мөселман ышаныч телефоны" белгечләре сүзләренә караганда, проект эшли башлаганнан соң беренче өч көндә 800дән артык шалтыратучыга җавап бирергә туры килгән. Өлгермәгән очракта шалтыратучыларның электрон почта адресларын алып, шуларга да җавап язганнар. 

Хәзер көнгә уртача 300гә якын кеше мөрәҗәгать итә. Беренче урында шәригатькә кагылышлы сораулар тора. Күпләрне дин белән бәйле мәсьәләләрне ачыклау-аныклау борчый. Икенче урында - шәхси мөнәсәбәтләр белән бәйле сораулар. Шәхси мөнәсәбәтләр дигәндә, никах, талак турында гына сүз бармый. Күпләрне ата-аналар, дуслар, эштәгеләр белән мөгамәлә коруга кагылышлы, гаилә эчендә килеп туган проблемалар хакында да шактый мәсьәләләр борчый. 

Шалтыратучыларның тагын бер өлеше  "Мөселман ышаныч телефоны" номерын җанына урын тапмыйча, күңел бушату өчен җыя.  

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе район үзәкләрендә һәм авылларда яшәүчеләр. Казаннан шалтыратучылар азрак һәм алар, нигездә, шәкертләр, дини гыйлем өйрәнүчеләр. 

“Мөселман ышаныч телефоны” эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән  “2014 елны дини традицияләрне торгызу елы” кысаларында тормышка ашырыла.

Әлеге проектның максаты - социаль киеренкелекне киметү, халыкка исламга кагылышлы дөрес мәгълүмат җиткерү, традицион дини кыйммәтләрне пропагандалау.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана