Милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне ничек яктыртырга?

20 май 2014 ел 16:57

Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында "Этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне булдыруда һәм яктыртуда ММЧ роле һәм журналистика этикасы" темасына багышланган "түгәрәк өстәл" уздырылды. Чарада катнашкан Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм башка күп сандагы белгечләр бүгенге көндә милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне яктыртуга махсуслашкан журналистлар җитешмәвен ассызыклады. Профессиональ кадрлар җитешмәү  мәгълүмат кырында дөреслеккә туры килмәгән яки төгәл булмаган информацияләр таралуга китерә. Чарада катнашучылар фикеренчә, халык тормышны массакүләм мәгълүмат чаралары тәкъдим иткәнчә кабул итә.  

Рөстәм хәзрәт журналистларның дини терминнарны дөрес язмавы, төрле агымнарны аермаулары, дини мәктәпләр өйрәтүләрен белмәүләре хакында әйтте. "Динара һәм милләтара темаларны яктыртучыларда гадәти белем җитмәве күренә. Безнең республика күп милләтле һәм күп төрле дин әһелләре яшәве белән данлыклы. Безгә бу вәзгыятьне саклау мөһим", - диде ул. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана