Камил хәзрәт төбәк вәкилләренә нәзарәт эшчәнлеген тәкъдим итте

15 май 2014 ел 14:34

Бүген Казанның тарихи “Әл- Мәрҗани” мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Идел буе федераль округы төбәкләрендә милли һәм дини мөнәсәбәтләргә җаваплы вәкилләргә Татарстан мөселманнары эшчәнлеген, мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты эшчәнлегенә презентация бу көннәрдә Казанда үткәрелүче этно-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча семинар-киңәшмә кысаларында уздырылды.

Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин,  Татарстан Президенты эчке сәяси мәсьәләләр буенча департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин һәм башкалар катнашты.

Камил хәзрәт рәсми кунакларга нәзарәтнең дини мәгариф, иҗтимагый хезмәт һәм мәгърифәтчелек юнәлешендә алып барган эшләре хакында сөйләде. Яңа нәшрият йорты “Хузур”ның уңышлары хакында җиткерде.

Бүгенге көндә республика дини уку йортларында районнардан һәм төбәкләрдән җыелган 3 меңгә якын шәкерт белем ала. ТР МДНнең Уку-укыту методик берлеге төзелде.  Берлек ислам һөнәри дини мәгарифен үстерү концепциясен эшләде. Татарстанда нәшер ителүче  дини китапларны тикшерү буенча ТР МДНнең эксперт советы булдырылды. Татар дини мирасын торгызу һәм тарату, танылган хәнәфи галимнәренең гарәп һәм төрек телләрендәге хезмәтләрен тәрҗемә итү эше алып барыла. Мөселман дини мәгарифе сыйфатын күтәрү максатыннан 2014-2016 уку елларында татар, классик (гарәп телендәге китаплар буенча) укыту системасына күчү каралды, гарәп телендәге китаплар исемлеге билгеләнде. Мәдрәсәләрне тәмамлаучыларга, яшь имамнарга авыл җирлегендә эшләү өчен грантлар бирә башлау исә яшь белгечләрне дини эшчәнлеккә тарту булып тора.

Мөфтият мәхәлләләрдә “Исламда иҗтимагый эшчәнлек” идеясен таратуга һәм  мөселман оешмаларының иҗтимагый эшчәнлегенә зур әһәмият бирә. Иҗтимагый хезмәт  ТР МДНнең өстенлекле юнәлеше булып тора.  Иҗтимагый юнәлештә тормышка ашырырга  ниятләнелгән проектлар да зурдан: ятим гарип балаларны тернәкләндерү үзәген, эчкечелеккә һәм наркотик матдәләргә бәйлелеккә төшүчеләрнең профилактик  үзәген, иреккә чыккан тоткыннарны тернәкләндерү үзәген ачу һәм башкалар.

Бабаларыбызның мәгърифәтчелек эшен дәвам итеп, дистәләгән китаплар, буклетлар бастырыла. 2013 елда нәзарәтнең  “Хузур” нәшрият йорты ачылды. Нәшрият йорты 27 китап бастырды ( гомуми тираж 136 мең данә). Моннан тыш Татарстан имамнары өчен кварталга бер тапкыр татар телендә күләме 300-400 битлек булып, тиражы 2000 данә белән “Шура” журналы чыга. Анда җомга вәгазьләре, актуаль сорауларга җаваплар, мәкаләләр, ислам тәгълиматчылары язмалары, тарихый очерклар, иске татар телендәге текстлар бастырыла. Шулай ук 13 мең тираж белән  ай саен «Дин вә мәгыйшәт», «Умма» газеталары дөнья күрә.

ТР МДН традицион ислам кыйммәтләрен дәгъватлау һәм имамнар гыйлемен күтәрү белән дә  актив шөгыльләнә. Бу максаттан Татарстанның барлык мәчетләренә  бердәм  җомга вәгазьләрен сөйләү кертелде;  төзәтү учрежденияләрендә даими рәвештә  хәнәфи мәзхәбе буенча  вәгазьләр укыла; дәгъват бүлеге белгечләре республика районнарында вәгазь кичәләре уздыра.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышында мөфтиятнең эшчәнлеге татар халкының рухи мирасын торгызуга, республикада  төрле дин вәкилләренең үзара тату һәм тыныч яшәвен саклауга һәм динебез кыйммәтләрен халыкка җиткерүгә юнәлгәнлеккә басым ясады.

Чарада Россия Ислам университеты Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә алдынгы югары дини гыйлем бирүче уку йорты хакында сөйләде. Рәфыйк әфәнде биредә  барлык Идел буе төбәкләре имамнары өчен югары дәрәҗәдәге курслар оештырылуга аерым игътибар юнәлтте. Ул төрле төбәкләрдә эшләүче татар имамнарының гыйлемен Казанда ныгытырга чакырды.

Презентация кысаларында рәсми кунаклар нәзарәт вәкилләренә үзләренең сорауларын бирделәр. Шулай ук Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов кунакларны “Әл-Мәрҗани” мәчете белән таныштырды һәм иман йорты тарихы хакында сөйләде. 

Презентация Татарстан мөселманнарының дини эшчәнлеген күрсәтү белән бергә, рухи байлыгыбызны, мирасыбызны саклауда яңа юллар табылуын һәм өммәтебезнең потенциалы, башкалар белән уртаклашырлык җитди тәҗрибәсе барлыкны да күрсәтте.  

Айзирәк Гәрәева

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана