Казанда Islamic Clothes - халыкара мөселман киемнәре фестивале уздырылды

16 май 2014 ел 09:42

15 айда Казанда халыкара мөселман киеме фестивале узды. Көндез фестивальдә катнашучылар өчен “Заман дөнья индустриясендә мөселман һәм милли киемнәр” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Фестиваль “Пирамида” комплексында дизайнерларның мөселман киемнәре коллекцияләрен күрсәтү белән тәмамланды. Фестивальдә Казан, Яр Чаллы, Уфа, Мәскәү, Екатеренбург, Первоуральск, Нифтекамск, Курган өлкәсе, Чечен Республикасы дизайнерлары белән бергә Төркиядән дә катнашучылар бар иде. Алар арасында мөселман киемнәре дизайны өлкәсендә беренче адымнарын гына ясаучы модельерлар да, инде Татарстанда гына түгел, Россия һәм чит илләрдә танылу алганнары да катнашты.

Чарада Иран Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Шаян, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Таиф” ҖЧҖ генераль директоры Руслан Гыйззәтуллин,   Татарстанның мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һ.б. катнашты. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “ТАИФ” ҖЧҖ, Россиянең мөселманнар дизайнерлары берлеге, Ислам мәдәнияте, фән һәм белем бирү фонды оештырды.

"Мин Казанда беренче тапкыр яулыклы кызлар күренә башлаган вакытларны хәтерлим. Ул вакытта кешеләр моңа бик сәер карый иде. Беренче тапкыр мөселман киемнәре фестивале оештырылганны да хәтерлим. Татарстанда хәзер мөселман кызлары матур, зәвыклы киенә башлады. Минем бик күп илләрдә булганым бар. Иң чибәр, иң модалы һәм зәвыклы кызлар Татарстанда яши”, - диде Иран консулы.

Фестиваль өч сәгатькә якын дәвам итте. Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән дизайнерларүзләренең коллекцияләрен күрсәтте. Аларның эшләренә жюри әгъзалары:Казан федераль университетында дизайн һәм мода буенча белем бирүче М. Мәхмүтова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева,   мөселман киемнәре дизайнерлары Л. Хаҗиева, Н. Галимова, Иран Республикасының Казандагы консуллыгы вәкиле Сәкинә Шаян, Татарстан мөфтие җәмәгате Г. Сәмигуллина, Сәйдә абыстай Аппакова һәм жюри рәисе, танылган дизайнер Надежда Әюпова бәя бирде.

Жюри рәисләре фикер алышкан арада тамашачылар белән уеннар оештырдылар, дини темага берничә җыр да башкарылды.

Соңыннан, Наилә Җиһаншина фестивальне оештыручыларга рәхмәт хатларын тапшырды. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөселманнары Диния назәрәте исеменнән Төркиядән килгән дизайнерга тегү машинасын бүләк итте. “Тагын да яхшырак тексеннәр, тырышсыннар, безнең хатын-кызларыбыз иң матурлардан булсыннар, шул ук вакытта шәригать кануннарын бозмасыннар”, - диде ул.

Кием тегү буенча осталар “Иң яхшы рәсми костюм”, “Иң яхшы татар костюмы”, “Патшабикә күлмәге”, “Иң яхшы туй күлмәге”, “Тугры хатын күлмәге”, “Иң яхшы яшьләр коллекциясе”, “Стиль оригинальлеге”, “Иң яхшы иҗади якын килү” һ.б номинацияләр буенча иҗады осталыкта көч сынашты. “Иң яхшы дизайнер - 2014” исеменә исә “Зәңгәр томан” коллекциясе өчен Айсылу Кәлимуллина лаек булды.

Катнашучыларга көнкүреш техникасы, дипломнар, чәчәкләр һәм алтын беләзек бүләк иттеләр. Ә гран-при иясенә исә бриллиант кашлы алкалар тапшырылды.

Фестивальдә конкурстан тыш та коллекцияләр тәкъдим ителде. Оештыручылар аларга да бүләкләр әзерләгән иде.

 

“Татар-информ”, Лилия Локманова

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана