Буа үзәгендә яңа мәдрәсә бинасы төзеләчәк

15 май 2014 ел 10:31

Буа үзәгендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан һәм  иганәчеләр - хәйриячеләр ярдәмендә заманча 2 катлы мәдрәсә бинасы төзеләчәк. 1805 елдан бирле Буа мәдрәсәсе комплексы җире саналган урындагы мәдрәсәнең иске бинасы күп еллар район дәүләт учрежденияләре тарафыннан файдаланылды. Хәзерге вакытта исә ул кулланышка яраксыз хәлдә.

Яңа мәдрәсә бинасын төзү хакында сөйләшү 14 майда ТР МДН аппараты җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән Буа районы башлыгы Азат Айзетулловның рәсми очрашуында булды. Сөйләшүдә шулай ук Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, архитектура бүлеге җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид Маликов катнашты.

Яңа ике катлы бина мәдрәсәнең архитектура комплексын төгәлләр һәм биредә дини эшчәнлек алып бару өчен мөмкинлекләрне арттырыр дип көтелә. Төзелештән соң Буа мәдрәсәсе район өчен мөһим бер рухи үзәккә әйләнеп, төрле яшьтәгеләргә дини гыйлем, ислам кыйммәтләрен җиткерер, Алла боерса. Аллаһы Тәгалә ярдәмендә әлеге күркәм ният тормышка ашсын дип телик. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана