Бүген Казанда "Максат" фестивале ачылды

14 май 2014 ел 10:03
Бүген Кол Шәриф мәчетендә “Максат” фестивале ачылды. Сигезенче мәртәбә үткәрелүче “Максат” халыкара фестивале 14-20 май көннәрендә үткәрелә. Фестиваль Татарстанга   Россия һәм төрле чит илләрдән мөселман яшьләрен җыйды. “Максат” фестивале җиде ел уздырылган Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора. 
 
Кол Шәриф мәчетендә уздырылган ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләр белән бергә башта өйлә намазын укыды, аннары Пәйгамбәребез хәдисләрен искә төшереп, яшьләрне сәламләде.  Шулай ук хәзрәт бу чара тарихи бер очрашу да булсын дип, яшьләрне төрек каллиграфы Мөхсин Демирәл белән таныштырды. "Ул Госман хәлифәтенең соңгы каллиграфы Хәмид Айтачның укучысы. Бүгенге көндә нәзарәт тарафыннан Изге Коръәнне гарәп шрифтының "нәсх" стиле белән һәм каллиграфиянең барлык  кануннарын саклап бастыру әзерләнә. Мөхсин Демирәл бу эшне башкарды. Менә бүген ул безнең арада да утыра", - диде мөфти. 
 
Яшьләрне шулай ук РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде. "Мөфти үз чыгышында әле генә Коръән сүзләрен әйтте. Коръәндә язылган - безне Аллаһы Тәгалә төрле халыклардан һәм кавемнәрдән кылган. Берләребез татар, икенчеләребез чечен һәм башкалар. Без "Әлһәмдулиллаһ, мин татар" дип яши алабыз. Бу фестивальнең үткәрелүе дә татар халкының югары дәрәҗәгә ия рухи мирасы, мәдәнияте, тәҗрибәсе белән танышу", - диде ул.
 
Чарада дин әһелләреннән тыш рәсми затлар да катнашты һәм мөселман яшьләренә үзләренең теләк-ниятләрен җиткерде. 
 
“Максат” фестивален оештыручылар: Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан мөселманнар Диния нәзарәте, «Идел» яшьләр үзәге, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе.
 
Фоторепортаж: dumrt.ru/node/13472
 
 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана