Казанда Изге китапны басмага Төркия хаттаты һәм татар каллиграфлары әзерли

06 май 2014 ел 22:02

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә танылган төрек каллиграфы Мөхсин Демирәлне кабул итте. Ул Госман хәлифәтенең соңгы каллиграфы Хәмид Айтачның укучысы.

Танылган каллиграфның Татарстанга килүе турыдан-туры аның һөнәре белән бәйле. Бүгенге көндә нәзарәт тарафыннан Изге Коръәнне гарәп шрифтының "нәсх" стиле белән һәм каллиграфиянең барлык  кануннарын саклап бастыру әзерләнә. Мөхсин Демирәл бу эшне мөфти соравы буенча башкарды. Хәзер каллиграфик текстны раслау өчен соңгы эшләр башкарыла, ягъни язылган һәр хәрефне татар Коръән-хафизлары- Изге китапны яттан белүчеләр тикшерә. Төркия хаттатының татар каллиграфлары белән хезмәттәшлеге нәзарәттә бу көннәрдә дәвам итәчәк. 

Мөхсин Демирәл тумышы белән Төркиянең татарлар күп яши торган һәм татар диаспорасы үзәге саналган Искешәһәрдән. 1954 елда бу шәһәрдә туган, югары белемне Истамбулда ала, аннары магистрлыкка Америкада укый. Төркия каллиграфы хаттаты сүзләренә караганда ул, каллиграфия белән 1971 елда шөгыльләнә башлый. 36 ел дәвамында бары тик шушы эш белән мәшгуль. 71 елда Хәмид Айтач белән очраша. Хәмид Айтач башка бер танылган каллиграф Госман Тәһинең остазы да. Гарәп илләрендә нәкъ менә шушы хаттат кулы белән язылган Изге китапны укыйлар да.

Мөхсин Демирәл "нәсх" стилендә язган текст укырга уңайлы, шул ук вакытта кабатланмас итеп башкарылган, моннан тыш безнең җирлеккә хас каллиграфик үзенчәлекләрне саклый. Камил хәзрәт әйткәнчә, Коръәннең Мәккәдә иңүен, Каирда камил итеп укылуын, Истамбулда матур итеп язылуын, ә Казанда тәүге тапкыр басылуын онытмаска кирәк.

"Бүген без Татарстанда Изге китапка бәйле тагын бер тарихи адым ясыйбыз. Казанда  Коръәнне Язу фәненең илаһият кануннарына туры килгән нөсхәсен әзерлибез", -ди Камил хәзрәт.  

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/13342

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана