Халыкара мөселман киемнәре фестивале Islamic Clothes Казанда уза

13 май 2014 ел 12:47

15 майда Казанда  Islamic Clothes - халыкара мөселман киемнәре фестивале уздырыла. Фестивальне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Россия мөслимәләр берлеге" федераль иҗтимагый оешмасы, Россия мөселман дизайнерлары берлеге Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды  булышлыгында уздыра. 

Фестиваль кысаларында чит ил һәм Россия дизайнерлары коллекцияләре тәкъдим ителәчәк, "Иң яхшы дизайнер-2014" конкурсы, "Бүгенге заман мода индустриясендә мөселманча һәм милли киемнәр" темасына конференция үткәрелә. 

Дизайнерлар конкурсына 70тән артык гариза кабул ителде. Алар арасында Төркия дизайнерлары да бар. Россия дизайнерлары Башкортстаннан, Чечнядан, Екатеринбургтан, Мәскәүдән һәм башка төбәк -шәһәрләрдән килә. 

"Пирамида"да узачак чара сәгать 19.00дә башлана. Керү ирекле.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана