Бүген Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Мәскәү һәм үзәк төбәк мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашу вакытында сүз Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мөселман яшьләре арасында волонтерлар хәрәкәтен булдыру хакында барды.
Шулай ук Марсель Сабиров Әлбир хәзрәтне конференцияләр, семинарлар, форумнар үткәрүнең яңа технологик алымнары белән таныштырды. Аннары ул мөфтине беренче тапкыр уздырылачак мөселман онлайн фестивалендә катнашырга чакырды. Әлеге онлайн чара 30 меңгә якын онлайн-катнашучыны җыяр һәм анда Россиядә, дөнья күләмендә танылган 40 дин әһеле катнашыр дип көтелә. Мөселман онлайн фестивален 12 телдә "сөйләштерү" һәм 2014 елның 1 июлендә ачу планлаштырыла.
Әлбир хәзрәт Крганов яңа интернет технологияләрне бүгенге тормышта куллану мөһим дип саный һәм халыкара фестивальдә спикер буларак катнашырга ризалыгын белдерде.