Идел буе федераль округы имамнары Казанда белем күтәрә

13 май 2014 ел 08:49

Россия Ислам институтында Идел буе федераль округы имамнарының квалификациясен күтәрү курсларына икенче төркем укырга килде. Укулар РИИ проректоры Марат Гыйлманов, ТР МДНнең фән һәм мәгариф бүлеге баш белгече Айдар Карибуллин,  Татарстан буенча баш федераль инспектор ярдәмчесе Рамил Хәсәнов катнашында уздырылган очрашудан башланып китте. 

Бу юлы гыйлемнәрен Буа, Азнакай, Лаеш районнары, шулай ук Мордовия, Чувашия, Киров өлкәсе имамнары гыйлемнәрен ныгыта. 

Идел буе федераль округы имамнарының квалификациясен күтәрү үзәге РИИ каршында 2013 елдан эшләп килә. Ун көнлек курсларда дин әһелләренә ислам хокуклары, агымнары, шулай ук татар иҗтимагый һәм дини фикере тарихына кагылышлы дәресләр укытыла. Дәресләрне РИИ мөгаллимнәре һәм дөньяви югары уку йортлары белгечләре, республиканың танылган дин әһелләре алып бара. 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана