7 майда ТР МДНнең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев "Гадел" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Бакиров белән Республика клиник хастаханәсенең гыйбадәт бүлмәсендә булдылар. Рөстәм хәзрәт әлеге бүлмә өчен җаваплы.
Тимергали хәзрәт гыйбадәт бүлмәсенең эшчәнлеге, хастаханә хезмәткәрләре белән аралашты. Мөфти исеменнән гыйбадәт бүлмәсенә "Хузур" нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте.
Хастаханәнең намаз уку бүлмәсендә һәр җомгада вәгазьләр сөйләнә.