Апаста Ислам нигезләре буенча бәйге узды

06 май 2014 ел 10:54

Апас  мөхтәсибәтендә  4 майда башлангыч дини белем  курсларында укулар тәмамланды.  Шул уңайдан район авылларында  башлангыч дини белем алучылар арасында Коръән уку, Ислам нигезләре буенча  бәйге оештырылды.  Бәйгедә  50 бала һәм 30 өлкән яшьтәге кеше катнашты. Чара кысаларында алар дини сорауларга җавап бирделәр, Ислам кыйммәтләре хакында сөйләделәр, шулай ук бу көнне вәгазь-нәсыйхәтләр укылды.  Балалар арасыннан беренче урынны 8 нче сыйныф укучысы Ленар Хафизов, өлкәннәр арасыннан  Сания Зәйнуллина алды. Мөхтәсибәт алдынгы урыннарны алучыларга да, шулай ук катнашучыларга да бүләкләр тапшырды.

Моннан тыш чарада мөхтәсибәт район мөгаллимнәренә рәхмәтләрен җиткерде. “Иң яхшы мөгаллим” исеменә Апас Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Хөснетдинов лаек булды. “Район күләмендә 20 гә якын мөгаллим, ә Апасның үзендә сигез мөселман кардәшебез мөгаллимлек итә. Һәркайсы  балаларга булсынмы, өлкәннәргәме – мәчеткә  йөрүчеләргә динебез нигезләрен аңлатырга, җиткерергә тырыша. Ислам нигезләрен укыткан өчен Аллаһы Тәгалә үзләренә әҗер-савапларны мулдан бирсен”, - ди район мөхтәсибе   Мирхәт  хәзрәт Җамалиев. 

Мирхәт хәзрәт  әйтүенә караганда, апрель ае азагында  район мөселман хатын-кызларының күркәм чарасы уздырылган.  Татарстан Мөслимәләр берлеге белән берлектә “Остабикә” конкурсы үткәрелгән.  Әлеге чарада җиңү яулаган Мәръям Гатина Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге   уздыра торган республикакүләм “Остабикә” бәйгесендә катнашыр дип көтелә.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана