Лениногорск мөхтәсибәте ислам нигезләрен өйрәтүче кичке һәм якшәмбе мәктәпләрендә укулар тәмамлану уңаеннан күркәм чара уздырды. Чара кысаларында Ислам гыйлеме буенча сорауларга җавап бирү оештырылды, төрле конкурслар уздырылды, вәгазьләр сөйләнде.
Кичәдә катнашкан көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин шәкертләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үз исеменнән укулары тәмамлану белән котлады, шулай ук Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Сингатуллинга һәм район имамнарына мөселман мәгариф системасы үсешенә өлеш кертүләре, халыкка ислам нигезләрен өйрәтүләре өчен рәхмәтләр җиткерде.