Яшь имамнарга быел да грантлар бирелә

30 апрель 2014 ел 15:04

Бүген авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Утырышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН аппараты җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, мөфтиятнең төрле бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Җыелыш барышында ТР МДН грантына дәгъва иткән имамнар белән әңгәмәләр корылды. Имамнар комиссия әгъзаларына үзләренең дини эшчәнлекләре, мәхәлләләрдәге тормыш хәлләре, ниятләре-максатлары хакында сөйләделәр. 

Татарстан мөфтияте тарафыннан республика авылларында эшләүче яшь имамнарга ярдәм итү ниятеннән  грантлар 2013 елда бирелә башлады. Узган ел 100дән артык имам грантка лаек булды.  Грант күләме -180 мең сум. 

Узган елгы тәҗрибәдән күренгәнчә, имамнарга күрсәтелгән матди ярдәм аларга авылларда эшләп китәргә, уку йортларын тәмамлагач районнарга кайтырга бер этәргеч бирә. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана