Мөфти Кырымнан килгән кунакларга Кол Шәриф мәчетен күрсәтте

26 апрель 2014 ел 18:37

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Кырым татарлары мәҗлесе делегациясе белән очрашты. Мөфти кунаклар белән бергә мәчеткә экскурсия ясады. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, гомумән,  республикада яшәүче мөселманнар хакында сөйләде. 

Кырымнан килгән мөхтәрәм кунаклар Ислам музеенда булып, андагы татар ислам тарихын чагылдырган экспонатлар белән таныштылар, намаз уку бүлмәләрендә булдылар. 

Кырым татарлары мәҗлесе вәкилләре башкалабызга "Казан- төрки дөнья башкаласы 2014" елын ачу уңаеннан уздырылган чараларда катнашырга килделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана