Илдар хәзрәт Баязитов Казан шәһәрендә әфьюннән бәйле булганнар үзәгендә булды

22 апрель 2014 ел 08:49

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Казан шәһәрендә әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү үзәген карады. Наркотик матдәләрдән бәйлелеккә төшкәннәр белән эшләү – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләренең өстенлекле гамәле. 

Илдар хәзрәт Баязитовны “Яшьләрне сәламәтләндерү үзәге” хәйрия фондының тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Станислав Смирнов, әфьюнгә бәйле булганнар үзәге җитәкчесе Тимур Әюпов һәм “Яңарыш” (“Возрождение») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Абдулла Филипов каршылады. ТҖ МДН вәкиле үзәкнең эше белән танышты, әфьюннән бәйле булганнар белән очрашты. Иладар хәзрәт Баязитов наркотик матдәләрдән бәйле булганнарга вәгазь сөйләде, аларны әфьюннән һәм хәмердән котылырга чакырды. Боларның һәммәсе дә ислам тарафыннан тыелган булуы турында әйтте. Бу үзәк җитәкчесе тернәкләндерү үзәгенең мөселманнарга кагылышлы юнәлеше хакында да сөйләде. Мәсәлән, мөселманнар җомга көнне – мәчеткә, ә православие динендәгеләр чиркәүгә бара.

Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, үзәк хезмәткәрләренең эше мактауга лаек, шуңа күрә ТҖ МДН аларга төрлечә булышачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана