Казанда татар дин белгечләрен өйрәнүче 68 Төркия вәкиле булып китте

22 апрель 2014 ел 10:28

18-19 апрельдә КФУда "Казанның җәдитче галимнәре: Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев" дип аталган халыкара симпозиум үткәрелде. Әлеге дөньякүләм танылган татар дин белгечләренә багышланган олуг фәнни чарада Төркиянең төрле югары уку йортларыннан 68 галим, җәмәгать эшлеклесе, язучы катнашты. Аларның күбесен татар дин әһелләре мирасын өйрәнгән белгечләр тәшкил итте. Кайбер Төркия галимнәре мәфтияткә килеп тә, үзләренең фикерләрен мөфти Камил хәзрәткә җиткерделәр.

Билгеле булганча, бу чара «Казан татарларында җәдитчелек күренеше" дип аталган фәнни-гамәли конференциянең икенче өлеше булды. Аның беренче өлеше "Искешәһәр - төрки дөньяның рухи башкаласы- 2013" чарасы кысаларында Төркиянең Искешәһәрендә 4-5 апрель көннәрендә узган иде. Анда нәзарәтнең уку-укыту һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров катнашып, Муса Бигиев эшчәнлегенә багышланган чыгыш ясады.
 
Казанда үткәрелгән конференциядә дә нәзарәт вәкилләре: Руслан хәзрәт һәм уку-укыту  һәм мәгариф белгече Айдар Карибуллин катнашты. Хәзрәт фән эшлеклеләренә Муса Бигиевның “Китаб әс-Сөннәт” хезмәтен өйрәнүнең әһәмияте хакында җиткерде. "Чыгышым  Бигиевның “Китаб әс-Сөннәт” китабы турында булды. Бүгенге көндә шул китапны гарәп теленнән тәрҗемә итәм. “Китаб әс-Сөннәт”кә дини белем алган кеше күзлегеннән карыйсым килде. Ул минем диссертация эшем белән турыдан-туры бәйле булмаса да, бу китапны төп нөсхәсендә укып чыккач, Муса Җаруллаһның кайбер фикерләрен анализлау һәм халыкка җиткерү теләге уянды. Бу хезмәт үзе аерым тирән анализга лаек, үз хезмәтемдә Муса Җаруллаһ күтәргән бары тик бер проблеманы гына – “коръәнчеләр” агымы барлыкка килү проблемасына игътибар юнәлттем", - диде Руслан хәзрәт үзенең чыгышы хакында. 
 

Конференция Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тарафыннан "Казан- төрки дөнья башкаласы -2014" программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. 

 

Подробности:http://kpfu.ru/main_page?p_cid=77074&p_sub=12

Любое использование материалов допускается только при наличии гиперссылки на портал КФУ (kpfu.ru)
 

 

 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана