Камил хәзрәт:"Имамнарның һәм журналистларның уртак максаты бар, ул - динне күтәрү"

09 апрель 2014 ел 23:22

9 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның  "Каләм" конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, "Татмедиа" оешмасы, Президент аппараты, Казан мэриясе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре, журналистлары катнашында үтте.

Камил хәзрәт барлык журналистларга мөрәҗәгать итеп: "Безнең уртак максат бар. Имамнар да, журналистлар да динне күтәрү һәм Исламның матурлыгын халыкка җиткерү өчен зур тырышлык куя. Бүген бергәләшеп “Каләм” конкурсына йомгак ясарга җыелдык. Ихластан динебезгә, мөселманнарга файда булсын дип эшләүче, редакторларга, журналистларга Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары мулдан булсын, рәхмәтләре яусын. Алга таба да бергәләшеп ислам дөньясын ныгытырга насыйп әйләсен!"- диде. 

 

Чара дәвамында "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Казан утлары", "Чын мирас" кебек саллы татар басмалары мөхәррирләре, журналистлары да хәзрәтләргә үз теләк-ниятләрен җиткерделәр. Матбугат чараларының  диния нәзарәте белән матур хезмәттәшлеге халкыбыз, динебез өчен бары файдага гына булуын билгеләп уздылар. 

 

Быел алтынчы тапкыр оештырылган "Каләм" конкурсына барлыгы 67 материал тәкъдим ителгән иде. Алар арасында район газетлары, теле-радиокомпанияләре дә, республика күләмендә таралучы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да бар. Шулай ук Башкортстаннан һәм Удмуртиядән берәр иҗади хезмәт килеп иреште.

 

Мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының VI “Каләм” конкурсында түбәндәгеләр җиңү яулады

 

- “Мөселман журналистикасына керткән хезмәте өчен” номинациясендә:


"Яңа гасыр"   телерадиокомпаниясе журналисты Альфред Мөхәммәтрәхимов
 

- “Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет”: 


"Казан" телекомпаниясе журналисты Сәрия Хәбибуллина,

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты Ринат Әсхәдуллин.
 

- “Иң яхшы Интернет-ресурс”:


"Татар-ислам.com", Хатыйп Гәрәев
"Интертат.ру", Мөршидә Кыямова

 

- “Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру": 
 

Айгөл Әхмәтшина, "Нократ" телерадиокомпаниясе, Мамадыш

 

- “Дөньяви ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма”:


Алсу Хәсәнова, Ватаным Татарстан,
Алия Җамалиева, "Татар информ"

 

- “Дини ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма”:


Йосыф Хуҗин, Актаныш
Муратова Фирая, Түбән Кама

 

-  “Татарстанның иң яхшы мөселман басмасы”:


"Мөселманнар" газетасы, Бөгелмә.

 

 - “Дөньяви ММЧда Ислам турында иң яхшы кушымта”: 


"Шәһри Казан"

 

- “Мөселманнар турында иң яхшы телетапшыру”:


"Рухи хәзинә", мөхэррире Мөршидә Җиһан, "Татарстан" ДТРК

 

-  “Гамәлгә куючыларның махсус номинациясе”:


дини китаплар авторы Вәсилә Рәхимова,
күп еллар дини тематикага язган журналист Диана Бачурина.

 

 

       "Каләм" конкурсы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле өлкәләргә җаваплы бүлекләренең дә махсус бүләкләре журналистларга барып иреште. 


Әле узган ел гына нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты ачылды һәм нәшрият дәгъват өлкәсендә зур эшлэргә тотынды.  "Хузур" нәшрият йортының өч махсус бүләге, Исламга дәгъват итүләрен зурлап,  журналистлар Римма Гатина ("Гаилә һәм мәктәп"), Йолдыз Шәрәпова ("Сабантуй"), Чулпан Галиәхмәтовага ("Болгар" радиосы) тапшырылды.

Диния нәзарәтенең "Хәләл" комитеты барлык ризыкларыбыз, тормышыбыз хәләл булсын өчен тырыша. Комитетның махсус бүләкләре үзләренең хәләл хезмәтләре белән дин өчен тырышлык куючы журналистлар Рәшит Минхаҗга ("Ватаным Татарстан") һәм Райнур Шакировка ("Азатлык") бирелде.

Хаҗ сәфәрен кылу һәр мөселманның күңелендәге зур бер теләге. Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасы бик күпләрнең менә шул  теләген тормышка ашырырга булыша. "Дум РТ Хаҗ" махсус бүләкләре динебез кушканча яшәргә чакыручы, мөселманнарның бурычларын аңлатучы "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Нәсыйхәт" тапшыруын әзерләүчеләргә - Ләйсирә Фазлыевага, Рифат Йосыповка тапшырылды. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/12927

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана