"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" Казанга җыела

03 апрель 2014 ел 10:12

5 апрельдә  "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен уздыра. 17 нче мәртәбә башкалабыз Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән Изге Китапны укырга, динебез тарихына, шәхесләребезгә   кагылышлы сорауларга җавап бирергә әзерләнгән йөзләгән бала җыела. “Бу юлы конкурска Оренбургтан, Самарадан, Камышлы, Гали авылларыннан, Идел буе төбәкләреннән киләчәкләр. Бер йомгакка чорналып, бүгенге яшь буынны тәрбияләү безнең бурыч. Шушы конкурска әзерләнеп кенә дә алар күңеленә никадәр дога сүзләре, шәхесләребезнең үрнәк сыйфатлары сеңеп кала – бу бит бик зур тәрбия”, - диде “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина.

Күркәм чара  быел беренче тапкыр “Ярдәм” мәчетендә уздырыла, 9:00 сәгатьтә башлана.

Йомгаклау өлеше чараны уздырырга ярдәм итүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре катнашында сәгать 12.00дә уздырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана