Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге “Мөселман ышаныч телефоны» дип аталган яңа проект эшләтеп җибәрә. (843) 202-4-202 телефон номерын җыеп, белгечләргә исламга кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин. Шулай ук шалтыратучыларга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү каралган.
“Мөселман ышаныч телефоны” эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “2014 елны дини традицияләрне торгызу елы” кысаларында тормышка ашырыла.
Әлеге проектның максаты - социаль киеренкелекне киметү, халыкка исламга кагылышлы дөрес мәгълүмат җиткерү, традицион дини кыйммәтләрне пропагандалау һәм мигрантларның җирлеккә яраклашуына булышу.
Проект кысаларында өч белгеч эшләячәк : мөселман психологы, шәригать буенча эксперт һәм юрист . Белгечләр шалтыратучыларга рус һәм татар телләрендә җавап бирә ала. Алга таба, таҗик һәм үзбәк телләрендә җавап бирерлек белгечләрне җәлеп итеп, мигрантларга да ярдәм күрсәтү күз алдында тотыла.
“Мөселман ышаныч телефоны”н бары тик мөселманнар өчен генә дип кабул итәргә кирәкми. Ислам дине, мөселманнар хакында мәгълүмат белергә теләгән барлык конфессия вәкилләре шалтырата ала. Озакламый сорауларны махсус социаль челтәр чыганаклары аша да биреп булачак.
4 апрельдә сәгать 10. 00дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә проектны тәкъдим итү чарасы уздырыла.