31 мартта ТР МДНнең Дини һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләренең уку-укыту - методик берләшмәсе утырышы үткәрелде. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, берләшмә әгъзалары – Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бүлеге җитәкчесе Равил Сираҗиев, Голәмәләр шурасы җитәкчесе Абдулла хәзрәт Әдһәмов, мәдрәсә директорлары, нәзарәтнең мәгариф һәм уку-укыту бүлеге вәкилләре катнашты.
Дини мәгариф өлкәсе белгечләре мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты турында сөйләштеләр. Шулай ук стандартларны кертүгә кагылышлы чаралар планы хакында фикер алыштылар.