"Таян Аллага!" конкурсына йомгак ясалды

02 апрель 2014 ел 11:25

31 март көнне Халыклар дуслыгы йортында уздырылган "Илаһи моң" фестивале кысаларында IV "Таян Аллага!" конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашучыларга филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) университеты профессоры Фоат  Галимуллин; "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе, яшь галим Рамил Ханнанов; "Ялкын" журналының баш редакторы, яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, "Хузур" нәшрият йорты мөхәррире, "Шура" әлманахының җаваплы сәркатибе Нияз Сабирҗанов бәя бирде.

Быелгы бәйгедә илледән артык автор җибәргән эш каралды. Конкурсны үткәрү өчен Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән уку-укыту һәм фән бүлеге белгече Айдар хәзрәт Карибуллин, РИИ мөгаллимәсе Резедә Сафиуллина зур өлеш кертте.

Белгәнебезчә, “Таян Аллага” конкурсын танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде. Мәрхүм дин әһеле әлеге бәйге ярдәмендә бик күп яшь иҗатчыларны әсәрләрендә динне олыларга, мөселманнар тормышын яктыртуга этәрде. Әлеге күркәм эш дәвам иттерелүе – бәйгенең туктап калмавы куанычлы хәл.  

Җиңүчеләрнең барысына да кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. 

 

Җиңүчеләр:

Гран-При:

Мингалиев Минневарис.

Проза номинациясе:

1 урын – Нургатина Гөлназ

2 урын – Галиева Райлә, Галиуллина Миләүшә

3 урын – Массарова Гөлназ, Әхмәтҗанова Алия, Гобәйдуллина Чулпан

Шигърият номинациясе:

1 урын – Халикова Нурфия , Нагимуллина Дания

2 урын – Корбангалиева Асия, Галиева Гөләндәм, Мансурова Раилә

3 урын – Гайнетдинова Гөлфия, Нигъмәтҗанов Газинур, Хәбибуллина Зөмәрә, Миңнемуллина Зөлфия

“Балалар иҗаты” номинациясе:

* Энҗе Әхмәтҗанова

* Насыйбуллин Булат

* Камаева Лилия

* Халилова Алсу

* Гаврилова Илзия

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана