Мөселман яшьләренең кул көрәше турниры үткәрелә

02 апрель 2014 ел 10:49

19 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте мөселман яшьләре өчен армспорт буенча ярышлар уздыра. Әлеге турнир быел өченче мәртәбә уздырыла. Турнир шартлары белән түбәндә танышырга мөмкин.  

 

 

Мөселман яшьләренең кул көрәше  буенча

         III Бөтенрәсәй турниры шартлары

 

   1.Максаты һәм бурычлары:

   - мөселман яшьләре арасында физик көч, чыдамлылык, ихтыяр көче таләп итүче спорт төрләрен киңрәк тарату максатында кул көрәшен популярлаштыру;

   - мөселман яшьләрен үзара аралаштыру, дуслаштыру.

   2. Үткәрелү вакыты һәм урыны:

   - 19 апрель, 2014 ел;

   - Чаллының “Витязь” спорткомплексы ( Муса Җәлил пр., 23, “Челныгорстрой” тукталышы, тел. 8(8552) 56-65-99);

   - теркәлү һәм үлчәнү иртәнге 8 дән 9 сәг. кадәр;

   - турнирны  ачу – судьялар коллегиясе игълан итүе  буенча.

   3. Турнирга җитәкчелек итү:

   - гомуми җитәкчелек – ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте;

   - ярышларга турыдан-туры  судьялар коллегиясе җитәкчелек итә.

   4. Ярышта катнашучылар һәм үткәрелү шартлары:

   - ярышта 18 яшьтән дә ким булмаган, намаз гыйбадәтен үтәүче, кул көрәшенә  табиб рөхсәте булган  мөселман спортчылары катнаша;

   - ярыш үтәчәк үлчәү категорияләре: 65 кг. кадәр; 65 кг.нан артык;

   - катнашучылар спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга тиеш;

   - үлчәүгә кадәр спортчылар намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре хакында тест үтә;

   - катнашучыларны үлчәү  паспорт нигезендә һәм алар җирәбә процедурасы үтә.

   5. Бүләкләү:

   - һәр авырлык категориясендә җиңүче 3  призлы урын билгеләнә. Җиңүчеләргә  дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла.  Татарча көрәштә һәм   кул көрәшендә җиңүчеләр арасында җирәбә үткәрелә. Отучы турнирның иң олы  бүләгенә -  олуг хаҗга юлламага ия була.

   6. Финанс чыгымнары:

   -  Турнирны үткәрү   чыгымнары – оештыручылар өстендә. Урыннардан килүче спортчыларга, тренерларга  юл, ашау чыгымнарын ярышка җибәрүчеләр түли.

   7. Заявкалар:

   - Турнирда катнашу  табиблар һәм ярышка җибәрүчеләр раслаган заявкалар нигезендә. Алар судьялар  коллегиясе тарафыннан үлчәнү вакытында кабул ителә. Һәр катнашучы үзе белән паспорт яки аның күчерелмәсен алып килә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана