Мөселман яшьләре татарча көрәштә сынала

02 апрель 2014 ел 10:49

19 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте мөселман яшьләренең татарча көрәш буенча Россиякүләм ярышларын уздыра. Әлеге турнир быел алтынчы мәртәбә оештырыла. Турнир шартлары белән түбәндә танышырга мөмкин.  

 

Мөселман яшьләренең татарча көрәш буенча

 VI Бөтенрәсәй турниры шартлары

 

   1.Максаты һәм бурычлары:

   - мөселман яшьләрен милли спорт төрләренә активрак тарту, аларны сәламәт яшәү рәвеше буенча башка яшьләргә дә үрнәк итеп әзерләү;

   - мөселман яшьләрен үзара аралаштыру, дуслаштыру.

   2. Үткәрелү вакыты һәм урыны:

   - 19 апрель, 2014 ел;

   - Чаллының “Витязь” спорткомплексы ( Муса Җәлил пр., 23, “Челныгорстрой” тукталышы, тел. 8(8552) 56-65-99);

   - теркәлү һәм үлчәнү иртәнге 8 дән 9 сәг. кадәр;

   - төркем җитәкчеләре һәм судьялар киңәшмәсе 9 сәг. тән 9.30 сәг. кадәр;

- күрсәтмә чыгышлар;  

- турнирны  ачу – 11.00 сәгатьтә.

   3. Турнирга җитәкчелек итү:

   - гомуми җитәкчелек - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте;

   - ярышларга турыдан-туры  судьялар коллегиясе җитәкчелек итә.

   4. Ярышта катнашучылар һәм үткәрелү шартлары:

   - ярышта 18 яшьтән дә ким булмаган, намаз гыйбадәтен үтәүче, көрәшергә табиб рөхсәте булган  мөселман спортчылары катнаша;

   - ярыш үтәчәк үлчәү категорияләре: 65; 75; 85; 100; 100 кг. артык;

   - катнашучылар спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга тиеш;

   - үлчәүгә кадәр спортчылар намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре хакында тест үтә;

   - катнашучыларны үлчәү  паспорт нигезендә һәм алар җирәбә процедурасы үтә;

   - ярышлар шәхси-команда беренчелегенә олимпия системасы нигезендә алып барыла.

   5. Бүләкләү:

   - һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнә, аларга тантаналы төстә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла.  Үз үлчәү категорияләрендә  һәм кул көрәшендә җиңүчеләр арасында җирәбә үткәрелә. Отучы турнирның иң олы  бүләгенә -  олуг хаҗга юлламага ия була.

   - җиңүче командага ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  кубогы тапшырыла.

   6. Финанс чыгымнары:

   -  Турнирны үткәрү   чыгымнары – оештыручылар өстендә. Урыннардан килүче спортчыларга, тренерларга  юл, ашау чыгымнарын ярышка җибәрүчеләр түли.

   7. Заявкалар:

   - Турнирда катнашу  табибләр һәм ярышка җибәрүчеләр раслаган заявкалар нигезендә. Алар судьялар  коллегиясе тарафыннан үлчәнү вакытында кабул ителә. Һәр катнашучы үзе белән паспорт яки аның күчерелмәсен алып килә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана