Төркиядә Казанның мәшһүр галимнәренә багышланган халыкара симпозиум уздырыла

01 апрель 2014 ел 10:33

2- 8 апрельдә Төркиянең Искешәһәрендә "Казанның алдынгы галимнәре" дип аталган халыкара симпозиумы үткәрелә. Ул "Искешәһәр- 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы" дип аталган чара кысаларында оештырылган. 

Әлеге халыкара җыенда төрки дөньяның танылган галимнәре, дин әһелләре катнашыр дип көтелә. Симпозиумда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров та катнаша. Руслан хәзрәт "Россия өммәтенең бүгенге заман проблемалары контекстында Муса Бигиевның "Китаб әс-Сөннә"  хезмәтенең әһәмияте" дигән темага чыгыш ясаячак.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана