Дога кыла торган балалар булып үссеннәр

28 март 2014 ел 14:34

Бүген Казанның «Гаилә” мәчетендә язгы каникул вакытында оештырылган мөселман балалар лагеры тәмамланды. Бу юлы мәчеткә 130 бала йөрде. 6 көн дәвамында махсус әзерләнгән программа нигезендә балалар догалар укырга өйрәнделәр, иҗади эшләр белән шөгыльләнделәр, динебез, туган җиребез кыйммәтләре белән таныштылар. Дәресләрне мәчет имамнары, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре алып барды. Ата-аналар ярдәме белән көнгә ике мәртәбә ашату да оештырылган. 

Лагерьны ябу үзе бер бәйрәмгә әверелде. Әлеге чарада "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе Илнур Вәлиев тә катнашты. Ул сабыйларны май аенда "Ак мәчет"тә үткәреләчәк балалар викторинасында катнашырга чакырды.

Ахырдан лагерьны оештыруда ярдәм итүчеләргә дә, балаларга да бүләкләр өләшенде.  

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренә караганда, биредә җәйге лагерьны кыз һәм ир балалар өчен ике смена итеп оештырырга ниятлиләр. “Әти-әнисенә, әбиләренә, бабайларына мәчеткә ияреп килгән сабыйлар алдагы көннәребездә догачыларыбыз булсын дип тырышабыз. Менә шушы - бүген мәчеткә җыелган балаларга карап та, күңелдән шуны теләп утырабыз. Ата-бабалары рухына дога кылырдай бәндәләр булып үссеннәр иде. Мәчетләребездә балалар лагерьларын да бит тырыша-тырыша шуның өчен оештырабыз”, - диде хәзрәт.  

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/12725

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана