Бүген Әтнә районы үзәк мәчетендә “Мин динемне яратам” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Рәсем һәм инша конкурсында 1 - 11 сыйныфта укучы 160 бала катнашты, Конкурсның икенче өлешендә Коръән уку бәйгесе уздырылды.
Чараны Әтнә мөхтәсибәте район хакимияте һәм мәгариф бүлеге ярдәмендә оештырды.