Әлмәттә мөселман яшьләре спартакиадасы үткәрелде

27 март 2014 ел 13:26

Әлмәттә беренче тапкыр спорт мәктәбе базасында мөселман яшьләренең спартакиадасы үткәрелде. Әлеге чараны Әлмәт мөхтәсибәте оештырды.

Спартакиадада Әлмәт, Чирмешән, Сарман, Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Мөслим, Яңа Чишмә районнары командалары катнашты.  Әлмәттәге Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсә дә үз  командасын туплаган иде. 

Ярышлар 5 спорт төрендә  (волейбол, футбол, канат тарту, өстәл теннисы, армрестлинг) барды. 

Чараны Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Ул иң беренче чиратта ярдәм күрсәткәннәре өчен район һәм спорт мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Мондый спорт чараларының төрле  районнарда яшәүче мөселманнарны берләштерүен, аларга үзара аралашырга мөмкинлек тудыруы турында әйтте. 

Барлык спорт төрләре буенча иң күп балны Лениногорск командасы җыйды. Икенче урында - Әлмәт районы, өченче урында - Түбән Кама районы командасы. 

Барлык җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итәләр Әлмәт мөхтәсибәтеннән. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/12671

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана