26 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның 19 нчы республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды. Оештыручылары – ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы Мөхтәсибәте, “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Ул быел җөмһүриятебезнең 16 шәһәр-районыннан һәм Удмуртия респубикасыннан 171 яшь Коръән укучыны җәлеп итте. Аларның күпчелеген мөхтәсибәтләр оештырып алып килсә, арада әти-әниләре инициативасы белән генә килүче балалар да юк түгел иде. Быелгы бәйгегә шундый күренешләр хас булды: беренчедән, бәйгедә катнашучыларның яшәрә баруын билгеләргә кирәк. Быел 7 яшькә кадәрге төркемдә 32 бала көч сынашты. Аларның 12 сенә 4 кенә яшь иде. Ә бәйгенең иң яшь катнашучысы – Удмуртиянең Можга шәһәреннән Хәдичә Субаева әле 3 кенә яшен тутырган. Иң күп катнашучылар 10,13 яшькә кадәрге төркемнәрдә булды. Ошбу төркемнәрдә үз осталыкларын сынаучылар арасында Коръәннең берничә җүзен яттан белүчеләр күп иде. Алар тәҗвид кагыйдәсен яхшы белүләрен дә күрсәттеләр. Шуңа күрә жюрига иң оста укучыларны билгеләү җиңел булмады. Чөнки балалар бер дәрәҗәдә диярлек укый. Шунлыктан бәхәсле парларны икенче мәртәбә укытырга да туры килде. Быел да иң осталар булып Әлмәт, Түбән Кама вәкилләре танылды.
Мәсәлән, 7 яшькә кадәрге төркемдә беренче урынны Әлмәттән әти-әнисе ярдәмендә дин гыйлемен үзләштерүче Газизә Минсабирова һәм Раян Хуҗин алдылар. 10 яшькә кадәргеләр арасында беренчелекне Түбән Камадан Шермәтов Габдулла, кызлар арасында шулай ук Түбән Камадан булган Гайшә Хәйбрахманова бүлештеләр. (Гайшәнең абыйлары Хәлил һәм Хәмзә балалар арасында танылган Коръән укучылар, Хәмзәгә, күп бәйгеләрнең җиңүчесе буларак, быелгы бәйгенең ачылышында Коръән уку тапшырылды). 13 яшькә кадәргеләр арасында Әлмәттән татар гимназиясе укучысы Асия Мөфлихунова, ә малайлар төркемендә Әлмәт районының Кол Шәриф авылыннан Габдулла Әүхәдиев иң югары балл җыйдылар. Ә 15 яшьлекләр төркемендә Балтачтан Әлинә Хәялова һәм Түбән Кама районының Шәнгәлче авылыннан Габдрахман Әүхәдиев иң көчлеләр булдылар. Шулай ук призлы 2, 3, 4, 5 урыннар билгеләнде. Беренче өч урынны алучыларга бәйге шартлары нигезендә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә 4, 5 урынга лаек булучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.
Бәйгене ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре – Коръәнне өйрәнү бүлеге башлыгы Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм Казан мөселман көллияте директоры урынбасары Аймурат хәзрәт Хаҗиморатов, имам-мөхтәсибләр, Чаллы шәһәренең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин, күп санлы ата-аналар тамаша иттеләр..
Бәйге бергәлектә өйлә намазын уку һәм аш мәҗлесе белән төгәлләнде.
Фоторепортаж: dumrt.ru/node/12683